Ришат Тухватуллин - Гомерем буе [текст песни, слова]

Р / Ришат Тухватуллин 26/05/2025 => 21/10/2026
[Текст песни «Гомерем буе»]

[1 куплет]
Җәйлереңдә көт дип әйтсәң миңа
Җәйлереңдә сине көтәрмен
Кызу челлә көнне, сусаганда
Чишмәләрдән сулар илтермен

[припев: х2]
Гомерең буе көт дип әйтсәң миңа
Сагышларга төренеп көтәрмен
Җылы җилләр булып исәрмен дә
Арган күңелең назлап китәрмен

[2 куплет]
Кышларында көт дип әйтсәң миңа
Бураннарга чыгып көтәрмен
Ап-ак бәсләр сарган агачларны
Чәчкә итеп бүләк итәрмен

[припев: х4]
Гомерең буе көт дип әйтсәң миңа
Сагышларга төренеп көтәрмен
Җылы җилләр булып исәрмен дә
Арган күңелең назлап китәрмен

Для того, чтобы оставить в песне «Ришат Тухватуллин - Гомерем буе» ремарку к строчке, фразе или слову, либо сообщить об ошибке, выделите текст и нажмите «Ремарка/Ошибка». Отключить данную функцию можно включив режим «Чтение».


Исполнитель: Р / Ришат Тухватуллин
Публикация: 26/05/2025
Последнее редактирование: 21/10/2026

Исправить текст

Комментарии 0