Ришат Тухватуллин & Алия Карачурина - Сабый балам [текст песни, слова]

[Текст песни «Сабый балам»]

[1й куплет]
Гомеремнең сөенече булырсың дип
Пар язмышка бәхет булып туарсың дип
Сабый көтәм, сабый көтәм
Корынымда йөрәгеңнең хәр тибеше
Аяк, кулың, һәрәкәтең һәм йөрешең
Һәркөн сизәм, һәркөн сизәм

[припев]
Кыз булсаң да ул булсаң да иэ кадерле
Аллаһ бүләк иткән безгә бу бәхетне
Газиз балам, газиз балам
Син үтәсе юллар тулы шатлык булсын
Үз бәхетең үзең белән бергә тусын
Сабый балам, сабый балам

[2й куплет]
Бу дөньяга сау- сәламәт булып кил син
Әниеңнең- әтиеңнең дәвамы син
Нәни балам, нәни балам
Хәзергә уk яратуым чиксез галәм
Әниең аша сыйпап сиңа юллыйм сәлам
Көтәм балам көтәм балам

[припев]
Кыз булсаң да ул булсаң да иң кадерле
Аллаһ бүләк иткән безгә бу бәхетне
Газиз балам, газиз балам
Син үтәсе юллар тулы шатлык булсын
Үз бәхетең үзең белән бергә тусын
Cабый балам, сабый балам

Для того, чтобы оставить в песне «Ришат Тухватуллин & Алия Карачурина - Сабый балам» ремарку к строчке, фразе или слову, либо сообщить об ошибке, выделите текст и нажмите «Ремарка/Ошибка». Отключить данную функцию можно включив режим «Чтение».


Исполнитель: Ришат Тухватуллин / Алия Карачурина
Публикация: 08/05/2025
Последнее редактирование: 06/11/2026

Исправить текст

Комментарии 0