Ришат Тухватуллин - Тотеннэр [текст песни, слова]

Р / Ришат Тухватуллин 11/05/2025 => 26/10/2026
[Текст песни «Тотеннэр»]

[1 куплет]
Сүрелдедә учагыбыз
Уйлап исең китәрлек
Инде бүтән җылыта алмый
Ә төтене җитәрлек

[припев: х2]
Әллә безгә эләккәнме?
Сөюнең читеннәре
Начар янган учакларның
Куе шул төтеннәре

[2 куплет]
Яктыларга тилмерә бит
Томаланды күңелләр
Бердә җиңел түгел икән
Төтеннәргә төзүләр

[припев: х2]
Әллә безгә эләккәнме?
Сөюнең читеннәре
Начар янган учакларның
Куе шул төтеннәре

[3 куплет]
Ниләр җитми икән безгә?
Элеккечә сөяргә?
Китеп бара бәхетебез
Ияреп төтеннәргә

[припев: х2]
Әллә безгә эләккәнме?
Сөюнең читеннәре
Начар янган учакларның
Куе шул төтеннәре

[финал]
Начар янган учакларның
Куе шул төтеннәре
Начар янган учакларның
Куе шул төтеннәре

Для того, чтобы оставить в песне «Ришат Тухватуллин - Тотеннэр» ремарку к строчке, фразе или слову, либо сообщить об ошибке, выделите текст и нажмите «Ремарка/Ошибка». Отключить данную функцию можно включив режим «Чтение».


Исполнитель: Р / Ришат Тухватуллин
Публикация: 11/05/2025
Последнее редактирование: 26/10/2026

Исправить текст

Комментарии 0